Милли проектлар
25 июнь 2025, 12:06

Яшьләргә ярдәмгә

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков Башкортстанда геймификацияләнгән проффестиваль узачак, дип белдерде.

Яшьләргә ярдәмгәЯшьләргә ярдәмгә
Яшьләргә ярдәмгә

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков Башкортстанда геймификацияләнгән проффестиваль узачак, дип белдерде.

   Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе ел саен дәүләт башлыгы Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә, 2025 елдан чара — «Кадрлар» милли проектының бер өлеше. "Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты»,  дип аталган чара 27 июньдә узачак. Әйткәндәй, Бөтенрусия ярминкәсе чаралары илнең барлык 89 төбәгендә дә узачак. Гомумән алганда, масштаблы ярминкә 1,9 мең мәйданчыкны берләштерәчәк.

   Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чыгарылыш имтиханнарын һәм диплом яклаганнан соң яшьләр көне алдыннан узачак. РФ Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова ярминкәнең төп максаты – киләчәккә эш урынын билгеләмәгән яшьләргә ярдәм итү, аларга эш табу, укудан соң эшкә урнашуга ярдәм итү, дип сөйләде.

   Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас