

Туймазыда Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаровка «Русия эше» модульле кадрлар үзәген күрсәттеләр. Хәзерге вакытта бу Русиядә «Демография» милли проектының "дәвамчысы булган "Кадрлар" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган иң эре модульле кадрлар үзәге.
Модульле кадрлар үзәгенең мәйданы 340 квадрат метр тәшкил итә. Үзәк «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли һәм туймазылыларга тормыш шартлары кысаларында хезмәтләр күрсәтә. Биредә эш табарга гына ярдәм итеп калмыйлар, ә адаптация чорын җиңелрәк кичерергә һәм “һөнәри яну”ны җиңеп чыгарга да ярдәм итәләр.
Мондый үзгәртеп коруларның төп максаты-мәшгульлек хезмәте эшен максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле итү.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайты