

2025 ел башыннан Башкортстан предприятиеләре Кытайга 7,5 мең тоннага якын рапс мае экспортлаган. Бу 2024 елның шушы чорына караганда 2,5 мең тоннага күбрәк, диләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре, гомумән алганда, төбәкнең иң эре май экстракцияләү предприятиеләре тарафыннан Кытайга озату өчен әзерләнгән үсемлек мае салынган 353 тимер юл флекситанкын тикшергән.
Сайлап алынган май пробалары Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә тиешле комплекслы тикшеренүләр узды.
Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарфыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга энергетика булмаган чимал товарлары экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.