

Башкортстан Хөкүмәте утырышында табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.
Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан бай табигый ресурслару булган, илнең икътисади үсешендә мөһим роль уйнаган төбәк дип ассызыклады. Бездә Русиядә нефть чыгару һәм эшкәртүнең төп үзәкләре урнашкан. Шуңа күрә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның тулаем күләме буенча республика Идел буе федераль округында –1нче, илдә 7нче урында тора.
– Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге хәлне яхшырту өчен без предприятиеләр белән хезмәттәшлектә торабыз һәм пычрак матдәләр чыгарылуны киметү буенча чаралар күрәбез. 2024 елда бу өлкәгә инвестицияләрнең гомум күләме якынча 2 млрд сум тәшкил итте. Агымдагы елда элек төзелгән килешүләр кысаларында тиешле чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез, – диде Андрей Назаров.
Табигатьтән файдалану министры Нияз Фазылов экология өлкәсен үстерү турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш төгәлләнгән. Аның кысаларында санкцияләнмәгән 6 эре чүплек юкка чыгарылган, 2 елганың үзәне чистартылган, коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен 12 мең контейнер сатып алынган.
Хәзер инде “Экологик иминлек” яңа милли проектын гамәлгә ашыра башлаганнар.