

Стәрлетамак районының Яңа Барятино авылында Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә Җиңү скверын төзекләндерәләр.
Эшләр барышы спорт һәм уен мәйданчыклары булдыруны, шулай ук ял итү зоналарын төзекләндерүне күздә тота. Авыл җирлеге башлыгы Леонид Иванов әйтүенчә, Җиңү скверын үзгәртеп кору зарурлыгы җирле халыкның, шул исәптән балалар санының артуы белән бәйле. Хәзерге вакытта Казадай авыл советы җирлегендә 2541 кеше теркәлгән, шуларның 655 е — 18 яшькә кадәрге балалар. Яңа Барятино авылында Җиңү скверын төзү яшь буынны спорт-патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Спорт һәм уен мәйданчыклары сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга этәргеч бирәчәк һәм физкультура белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттырачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларда да. Алар өчен биредә махсус кече архитектура формалары урнаштырылачак.
Хәзер төзүчеләр
территорияләрне тигезләү, балалар мәйданчыклары өчен нигезләрне төзекләндерү, җәяүлеләр юлларын киңәйтү, асфальт түшәү, вак таш түшәү белән шөгыльләнәләр. Көзен, „Яшел Башкортстан“ республика акциясе кысаларында, биредә спирея үсентеләре утыртырга телиләр, алар җирле халыкны озак һәм мул чәчәк атуы белән сөендерәчәк», — дип өстәде Казадай авыл советы хезмәткәре Ирина Демешева.
Фото: Башкортстанның ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте