Милли проектлар
20 июнь 2025, 10:29

Барсы да халык саулыгы өчен

   Агымдагы ел башында Нефтекама дәваханәсе ике «Парус» күчмә рентген-аппараты алды.

Барсы да халык саулыгы өченБарсы да халык саулыгы өчен
Барсы да халык саулыгы өчен

Агымдагы ел башында Нефтекама дәваханәсе ике «Парус» күчмә рентген-аппараты алды.

   Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды. Аларкуллануга кертелгәннән алып  инде 600дән артык тикшерү үткәрелгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

   "Яңа җиһазлар диагностик тикшеренүләр уздыру мөмкинлекләрен шактый киңәйтте, бигрәк тә пациентларның мобильлеге чикләнгән шартларда яки төрле бүлекләрдә тиз тикшерү кирәк булганда уңайлы. Күчмә рентген аппаратларын куллану безгә поликлиника бүлекләренең эш нәтиҗәлелеген арттырырга, нәтиҗәләрне көтү вакытын кыскартырга һәм диагностика сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде», — дип белдерде Нефтекама дәваханәсенең диагностика бүлеге мөдире Татьяна Мансурова.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас