

Башкортстан Республикасының Аскар үзәк район хастаханәсенә күчмә рентген-аппарат кайткан. Бу «Озак һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Әлеге рентген-аппарат, сурәтне мобиль чыбыксыз яссы панельле детекторга, шулай ук рентген сурәтенең башка кабул итүчеләренә теркәп, рентгенография үткәрү өчен каралган. Аның ярдәмендә тикшерүне хастаханә палаталары һәм башка махсус булмаган бүлмәләр шартларында, ягъни рентген кабинеты шартларыннан тыш үткәрергә мөмкин. Аппарат конструкциясе маневрлы шасси ярдәмендә җиңел хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә, бер үк вакытта яхшы тотрыклылык тәэмин итә. Цифрлы технология тикшеренү барышында компьютер экранында югары сыйфатлы диагностик сурәт алу мөмкинлеге бирә, бу белгечкә экспресс-диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә.