

“Бердәм дәүләт хезмәтләре” порталында Башкортстан халкы «Гражданнарны аз керемле дип тану» хезмәтеннән файдалана һәм торак алу өчен учетка баса ала, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты максатларына туры килә.
Бу мөмкинлектән файдалану өчен үз хәле турындагы сорауларга җавап бирергә, хезмәт алу ысулын сайларга һәм гариза тутырырга кирәк. Хезмәт 30 эш көне дәвамында күрсәтелә. Әзерлек турында белдерү дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка киләчәк.