

Мәләүездә шәхси эшкуар Чулпан Кускильдина үзенең кибетен үстерү өчен 1,5 млн сум күләмендә ташламалы заем алган.
БР Хөкүмәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу акчаларны эшкуар әйләнеш акчаларын тулыландыруга юнәлдерәчәк. БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко республикада «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында эшкуарларга микрофинанс ярдәме микрокредит компаниясе күрсәтә, дип сөйләде.
Ул аңлатканча, оешма бизнес өчен акча ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген ташламалы займнарны һәм киметелгән процент ставкаларын рәсмиләштерү юлы белән тәэмин итә. Чулпан Кускилдина үзенең бизнесын 20 ел элек ваклап сату кибетеннән һәм азык-төлек белән тәэмин итү һәм кайнар аш оештыру буенча дәүләт контрактлары белән эшләүдән башлаган. Ә бүген эшмәкәр азык-төлек китерүне дә, ваклап сатуны да үстерүен дәвам итә.