

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча районның алты мәктәбе җиһазландырылачак, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә. Заманча җиһазларның беренче партияләре Яңа Кабан, Яңа Нагай һәм Яңа Бүре авыллары мәктәпләренә кайткан. Алар арасында — бронжилет, противогазлар, тегү машиналары, манекеннар, агачта яндыру приборлары һәм практик дәресләр өчен башка материаллар да бар. Кабинетларны тулысынча җиһазландыру яңа уку елы башлануга тәмамланачак.
"Технология һәм ОБЖ кабинетларын заманча җиһазлар белән тэәмин итү - белем бирү сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. Балалар фәннәрне практикада үзләштерә, Олимпиада һәм конкурсларда катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә алачак", – диде Яңа Кабан авылы мәктәп-интернаты директоры Гүзәлия Бәшәрова.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшьләрнең сәләтләрен үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән. Милли проект нигезендә - мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартлар булдыру. Милли проект шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм «Приоритет 2030» программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, яңартылган милли проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.