

Уфа районы «Росинка» балаларны сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресен «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы» хезмәткәрләре «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры китереп оештырылган.
«Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» матбугат үзәгенең әйдәп баручы белгече Людмила Кислухина балаларны экологик проблемалар белән таныштырган һәм дөрес утильләштерелмәгән калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә китергән зыяны турында сөйләгән. Ул чүп-чарны аерып җыюның төп кагыйдәләре нинди булуын җентекләп аңлаткан. Шулай ук балаларга каты коммуналь калдыкларны җыю системаларының эш принциплары турында сөйләгән.
Балалар актив рәвештә сораулар биргән һәм өйдә калдыклар белән эш итү буенча шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Алар шулай ук планетаның чисталыгын саклау өчен үзләренең көндәлек тормышына кертергә ниятләгән экологик гадәтләр турында сөйләгән.