+20 °С
Болытлы


Башкортстаннан Кытайга 2,5 мең тоннадан артык рапс мае озатканнар, дип хәбәр итә Россельхознадзорның республика буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Башкортстан продукциясен чит илгә җибәрүне арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектының бурычларының берсе булып тора.
Чишмә районының май экстракцияләү предприятиесе 29 майда Кытайга 2,55 мең тонна рапс мае саткан. Экспорт продуктын 120 флекситанкада урнаштырганнар һәм тимер юл буенча җибәргәннәр.
Фото: freepik