Милли проектлар
10 июнь 2025, 07:45

Ватылмый гына эшләгез!

Аграрийлар 4,7 млрд сумлык техника сатып алды.

Ватылмый гына эшләгез!Ватылмый гына эшләгез!
Ватылмый гына эшләгез!

    Ел башыннан Башкортстан аграрийлары 4,7 млрд сумлык 768 берәмлек техника сатып алган. Бу узган елның биш аена караганда 490 млн. сумга күбрәк, дип белдерделәр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

    Агымдагы елның гыйнвар-май айларында республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре төрле тарту классындагы 136 трактор, 20 ашлык җыю комбайны, 6 үзйөрешле азык җыю комбайны, 24 үзйөрешле сиптергеч, 200дән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машинасы һәм башка техника сатып алганнар.

    Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгын яңа Русия техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итү "Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү" милли проектының максаты булып тора.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас