Милли проектлар
9 июнь 2025, 07:38

Юллар ремонтлана

Белорет — Учалы — Миасс юлында ремонт эшләре башланды.

Юллар ремонтланаЮллар ремонтлана
Юллар ремонтлана

Белорет — Учалы — Миасс юлында ремонт эшләре башланды. «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында бу трассаның 11 чакрымын ремонтлау планлаштырыла. Аның гомуми озынлыгы 200 км чамасы.

   Хәзер эшләр Учалы районында Истамгол һәм Базаргол бистәләре арасындагы 4 чакрымлы участокта бара.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елда Башкортстанда илкүләм проект кысаларында 280 км терәк юл челтәрен тәртипкә китерәчәкләр.

Фото: УДХ Башкирии.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас