

Башкортстанда “Яшел эшләр марафоны " бөтенрусия акциясе дәвам итә.
«Яшел эшләр марафоны» бөтенрусия экология акциясе 5 июньдә старт алды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр безгә табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында.Акция«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында, халыкның табигый байлыкларны саклап калудагы тырышлыкларын берләштерү максатында уза.Оештыручыбулып «Экосистема» иҗтимагый хәрәкәте тора, ә гомуми эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.
«Русия суы» бөтенрусия акциясе «Яшел эшләр марафоны»ның иң масштаблы чараларының берсе булды. Уфада яшәүче 1,4 меңнән артык кеше — ведомстволар, предприятиеләр, уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре, волонтерлар Инорс микрорайонындагы өч сулыкта эшләде. Акция кысаларында алар 25 кубометр чүп-чар җыйдылар, Теплое һәм Щучье күлләренең, шулай ук Уфа елгасының 5 километрга якын яр буйларын чистарттылар. Акцияне Уфа администрациясе Экология министрлыгы ярдәмендә оештырды.
Катнашучылар шулай ук лекцияләрдә, мастер-классларда катнаштылар, «Уфа муенсасы» буйлап йөрделәр, викториналарда белемнәрен тикшерделәр һәм моның өчен алмалар алдылар.
«Яшел эшләр марафоны» кысаларында күп кенә башка чаралар да узды. Җәйге лагерь укучыларына чүп-чарны аерым җыю турында сөйләделәр, алар «Водорослям крышка», «Батарейки» һәм «Бумбатл»проектларында катнаштылар. Шулай ук «Бөре яры» фестивале дә булды. Аның кысаларында «ЭКОлидерлар» балалар бәйрәме, «Яшел төстәге шәһәр» эко-фесты, «Яр буйлап йөгереп» эко-трейлы һәм велотур узды. Актуаль проблемалар турында катнашучылар Өченче экология форумында фикер алыштылар. Марафон шулай ук агач утыртуны һәм аларны карауны, хайваннар өчен приютларга ярдәм күрсәтүне һәм башка файдалы эшләрне күздә тота. Социаль челтәрләрдә марафон челленджын һәркем хуплый ала: моның өчен хештеглар белән экотемага пост кую да җитә #экосистема #марафонзеленыхдел.
Фото: БР Экология министрлыгы.