

Подрядчылар " Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында «-Чишмә − Аксеново − Кыргыз – Миякә М-5 “Урал” юлын ремонтлауга керештеләр.
Эшләр Шиңгәккүл (Чишмә районы) һәм Алга (Дәүләкән районы) бистәләре арасындагы 6 км озынлыктагы участокта бара. Чишмә − Аксеново – Кыргыз-Миякә юлы республиканың терәк челтәренә керә. Аның буенча күп кенә торак пунктларда яшәүчеләр М-5 «Урал» федераль трассасына кадәр барып җитә алалар. Быел бу юлның гомуми озынлыгы 21 км булган алты участогын Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Чишмә районнарында ремонтлау планлаштырыла. Эшләрне 2025 ел ахырына төгәлләргә телиләр. Фото: БР Транспорт министрлыгы