Милли проектлар
4 июнь 2025, 04:30

Ярминкәләр - халык өчен уңайлы

Ярмәкәй районнарында балаларны яклау көне уңаеннан  чираттагы “Бөтенрусия ярминкәсе” үткән.

Ярминкәләр - халык өчен уңайлыЯрминкәләр - халык өчен уңайлы
Ярминкәләр - халык өчен уңайлы

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икьтисад” милли проекты кысаларында Ярмәкәй районнарында балаларны яклау көне уңаеннан  чираттагы “Бөтенрусия ярминкәсе” үткән.

Проектның авторлары ярминкә сәүдәсен популярлаштыру һәм фермер продукциясен сатарга ярдәм итү максатын куя. Чөнки ярминкәләр – халык өчен иң җайлы сәүдә төрләренең берсе.

Мәдәният йорты алдында концерт программасы әзерләнгән иде, балалар өчен күңелле стартлар, ГТО фестивале үтте. Ярминкә кысаларында кул осталарының да күргәзмәсе үтте. Анда Ярмәкәй районыннан гына түгел, башка тирә-яклардан да килгәннәр иде. Кунакларны тәмле шашлык, шаурма, салкын квас белән сыйладылар.
Чыганак: Администрация муниципального района Ермекеевский район РБ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас