

Ул кан басымын күтәрә, депрессия, Альцгеймер авырулары куркынычын арттыра һәм ...
Яшь барган саен организм сырхауларга ныграк бирешә, тиз арыта. Хаклы ялга чыкканчы башланган бу халәттә яшьлек энергиясенә ия булып калу бик мөһим күрсәткеч. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең сәламәтлеге теләсә кайсы яшьтә 50% тан артыграк яшәү рәвешенә бәйле. Организмның торышына йогынты ясый торган башка факторлар дип әйләнә-тирә мохитне һәм нәселдәнлек, сәламәтлекне саклау һәм кеше тормышы дәрәҗәсен санарга кирәк. Сәламәт тормыш рәвешен саклау –теләсә кайсы яшьтә үзеңне яхшы хис итү өчен ачкыч.
Бу халәтне җиңәр өчен берничә киңәшне үтәргә тырышыгыз.
Организмда файдалы бактерияләр санын арттыра торган продуктлар кулланыгыз. Алар пробиотик дип атала, аларның исемлегенә башлы суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан керә. Сәламәт буласыгыз килсә, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Сезнең яңа девиз: диванда яту түгел, ә физик күнегүләр һәм күбрәк саф һава! Стресс-иммунитетның төп дошманы, үзегездән төрле борчылуларны куыгыз һәм азрак борчылыгыз. Мөмкин кадәр күбрәк уңай хис-кичерешләр алу һәм дөрес туклану турында уйлагыз һәм шул юнәлештә эшләгез!
Дусларыгызны онытмагыз. Аралашуны «аннары»га кичектермәгез. Ялгызлык кан басымын күтәрә, депрессия, Альцгеймер авырулары куркынычын арттыра һәм иммунитетны сизелерлек киметә. Социаль активлык исә, киресенчә, сәламәтлекне яхшырта һәм гомер озынлыгын арттыра. Ә дуслары һәм туганнары ерак яшәгән кешеләргә нишләргә? Онлайн аралашыгыз. Социаль челтәрләр һәм интернет аша аралашу охшаш нәтиҗә бирә.
Кешеләрнең гомер озынлыгы ил җитәкчсесе В.Путинның рәсми карарлары нигезендә даими тикшеренү астында.
Фото: ru.pinterest.com