Милли проектлар
2 июнь 2025, 04:34

Сәламәтлек поездлары яңа маршрутка чыга

«Сәламәт республика – сәламәт төбәк».

Сәламәтлек поездлары яңа маршрутка  чыгаСәламәтлек поездлары яңа маршрутка  чыга
Сәламәтлек поездлары яңа маршрутка чыга

 

«Сәламәт республика – сәламәт төбәк».

 

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында июньдә «Сәламәтлек поездлары» графигын билгеләде. Күчмә медицина комплекслары Абҗәлил, Архангель, Бакалы, Бүздәк, Бөрҗән, Дуван, Дүртөйле, Илеш, Ишембай, Калтасы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Учалы районнарында булачак.

 Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек поездлары»ның яңа эш сезоны 21 апрельдә старт алды.

 Ел саен үткәрелә торган «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. В.Путинның “Озын гомерлелек” гомумәүләт проекты буенча гамәлгә кертелгән «Сәламәтлек поездлары» составында – күчмә флюорографлар һәм маммографлар, мобиль ФАПлар, сәламәтлек үзәкләре, шул исәптән бер балалар, республика кардиоүзәгенең кардиомобиле, Куватов исемендәге РКБ диагностика комплексы, 21 нче Уфа хастаханәсенең "Хатын-кыз сәламәтлеге" күчмә модуле.

Халыкны тере чират буенча тар белгечләр: терапевтлар, хирурглар, онкологлар, гинекологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар һәм башкалар кабул итә. Сәламәтлек поездларында барлык тикшерүләр бушлай үткәрелә, теләүчеләрне алдан язылмыйча, тере чират буенча кабул итәләр.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас