Милли проектлар
2 июнь 2025, 08:04

Олег Калинко: “Мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле”.

Уфа вузара кампусы проекты-4,3 мең кешегә исәпләнгән.

Олег Калинко: “Мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле”.Олег Калинко: “Мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле”.
Олег Калинко: “Мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле”.

Уфа вузара кампусы проекты-4,3 мең кешегә исәпләнгән.

Уфада «Сколково» фондының өстенлекле проектларын үстерү департаментының «Химия» юнәлеше буенча директоры Олег Калинко булды. Кунак Башкортстан башкаласының фәнни-мәгариф инфраструктурасы белән танышты. Олег Калинко кампуста төзелгән инфраструктураны һәм республиканың фәнни-технологик потенциалын югары бәяләде.

– Искиткеч тәэссоратлар: мөмкинлекләр бик күп, көчле эшләнмәләр, яхшы технологик нигез. Төбәкнең «Сколково» фонды белән хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре күп. Сезнең кампуста эшләгәннәрегезне карадым – бу искиткеч. Дөресен генә әйткәндә, мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле. Сез эшләгән эшкә катнашыбыз булса һәм файдалы булсак, мин бик шат булачакмын, – дип билгеләде «Сколково» эксперты.

Олег Калинко шулай ук MBA Science - 2025 спикеры булып чыгыш ясады. Бу Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Евразия НОЦ тарафыннан гамәлгә куелган фән өлкәсендә идарәчеләр өчен халыкара стандартлы белем бирү программасы.

  • Төрле университетлар, төрле дисциплиналар һәм Евразия милли белем бирү үзәгенең индустриаль партнерлары бәйләнеше сыйфатлы яңа проектларга формалашырга мөмкинлек бирәчәк, мондый симбиоз бик мөһим! Без шулай ук программаны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим иттек һәм хуплау алдык. Хәзер, минем уйлавымча, башка төбәкләр безнең тәҗрибәдән файдаланыр, - дип шәрехләде БР НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпов

Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Россиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. 2030 елга илдә 25 кампустан торган Йолдызлык барлыкка килергә тиеш. Әлеге юнәлеш буенча эшне Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы алып бара. Хәзерге вакытта «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә шундый 24 студшәһәрчек проектлана һәм төзелә.

2036 елга кампуслар саны 40 ка кадәр артачак. Уфа вузара кампусы проекты-4,3 мең кешегә исәпләнгән торак бүлмәләре, укыту-фәнни комплексы, лабораторияләре, эшлекле зоналары, кибетләре, уңайлы скверлары һәм башка уңайлы шәһәр мохите объектлары булган студентлар мәйданччыгы, алар шулай ук Уфаның барлык халкы һәм кунаклары өчен дә ачык булачак.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас