

Гомуми мәйданы 4511 мең га чамасы булган 1910 җир кишәрлеге ачыкланган.
Башкортстанда «Төзелеш өчен җир» сервисында гомуми мәйданы 4511 мең га чамасы булган 1910 җир кишәрлеге ачыкланган.
Алар 53 муниципалитетта урнашкан.
Гомуми мәйданы 164 га булган 521 җир кишәрлеге төзелешкә җәлеп ителгән. Башкортстан 2021 елдан «Төзелеш өчен җир» федераль программасында, 2022 елдан «Туризм өчен җир» программасында катнаша, аның кысаларында шактый күп буш җирләр ачыкланган.
«Туризм өчен җир» сервисында 13 муниципаль берәмлектә урнашкан 651 гектарга якын гомуми мәйданлы 37 җир кишәрлеге ачыкланган, шулардан 8 гектар мәйданлы 10 кишәрлек туристлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән. «Төзелеш өчен Җир» һәм «Туризм өчен җир» сервислары гражданнарга, инвесторларга һәм төзүчеләргә төзелеш өчен кишәрлекләрне җиңел сайлап алырга мөмкинлек бирә. Бу республикага “Туризм һәм кунакчыллык” гомумдәүләт проектын уңышлы тормышка ашыруда зур ярдәм булыр.