

Хәзер Байбулат янындагы 3,4 чакрым озынлыктагы участокта подряд оешмасы ресайклинг технологиясе буенча юл нигезен ныгытты һәм нигезнең өске катламын ясый башлады. Әлеге эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр иттеләр БР Транспорт министрлыгында.
Шулай ук Шаран районында гомуми озынлыгы 5,3 чакрым булган ике участокта да эшләр бара.
— Бу юлдан тәүлегенә 1200 якын автомобиль уза. Ул Илеш, Чакмагыш һәм Шаран районнарында күп кенә яшәүчеләргә бик кирәк. Аларның һәрберсендә проблемалы участоклар ремонтланачак, — дип ассызыклады БР Транспорт министры Любовь Минакова.
Агымдагы сезонда Шаран — Яңа Балтач — Андреевка юлының гомуми озынлыгы 12,4 чакрым булган 5 участогында эшләр башкару планлаштырыла. Барлык эшләрне 2025 ел ахырына кадәр башкару планлаштырыла.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.