

Радий Хәбиров белдерүенчә, "Яшьләр һәм балалар" милли проекты чикләрендә, 2025 елда Башкортстанда профильле кабинетларны баетуга 66,4 млн. сум бүленәчәк. Әмма бу акчалар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа да төбәк башлыгы уку калссларын өстәмә баету мәсьәләсен чишү өстендә эш алып барылачагын әйтте.
Төбәк башлыгы раславынча, республика мәктәп биналарын капиталь ремонтлау федераль программасында да актив катнаша. Комплекслы эш алып бару җәһәтеннән мәктәпләргә яңа җиһазлар һәм корылмалар сатып алына.
"Без соңгы дүрт елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау президент программасында актив катнашабыз. Бу максатлар өчен җитди федераль акчалар җәлеп итәбез. Финанслау күләме буенча Русия төбәкләре арасында икенче урында торабыз, - диде Радий Хәбиров. - Без биналарны тәртипкә китерәбез, яңа җиһаз-корылмалар сатып алабыз, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерәбез, заманча спорт мәйданнары ясыйбыз. Федераль ярдәмнән башка без мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идек".
"Башинформ" буенча.