Милли проектлар
30 Май 2025, 04:36

Авыл дәваханәләренә заманча корылмалар кайта

Яңа операция өстәле яхшыртылган функцияләргә һәм эргономикага ия.

Авыл дәваханәләренә заманча корылмалар кайтаАвыл дәваханәләренә заманча корылмалар кайта
Авыл дәваханәләренә заманча корылмалар кайта

Иглин үзәк район дәваханәсенә заманча универсаль операция ясау өстәле кайтырылган. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, район дәваханәсенә заманча корылма алуга "Дәвамлы һәм актив гомер" милли проектының тормышка ашырылуы ярдәм иткән.
Яңа корылма пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлылык һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә булыша. Яңа операция өстәле яхшыртылган функцияләргә һәм эргономикага ия. "Медицина корылмасын яңарту - ул безнең команда өчен хирургик ярдәм күрсәтү һәм эш шартларын яхшыртуда мөһим адым",- ди дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире Альфред Нәбиев.
Күптән түгел шушы милли проект булышлыгында Бүздәк район дәваханәсенә дә заманча ике операция өстәле кайтарылган .
Билгеле булуынча, Башкортстан "Сәламәтлек саклау" милли проекты максатлары һәм бурычларына ирешү дәрәҗәсе буенча беренче урынга чыкты. Былтыр төбәктә 135 модульле ФАП һәм амбулаторияләр урнаштырылган, 206 берәмлек автотранспорт һәм 8 меңнән артык медицина аппараты сатып алынган. 9 медицина объектына ремонт ясалган, Кушнаренкода поликлиника төзелгән.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас