Милли проектлар
29 Май 2025, 04:39

Ленин паркы ни хәлдә?

Төбәк җитәкчесе шул хакта сөйләде.

vk.com/radiyhabirovvk.com/radiyhabirov
vk.com/radiyhabirov

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә Уфаның Ленин исемендәге паркында булган хәлләр турында сөйләде.

Реконструкция вакытына паркны койма белән әйләндереп алганнар. Эшләр башланган, бүген монда демонтаж алып барыла.

“Бу паркны без Саклык банкы ярдәме һәм федераль бюджет акчаларына тәртипкә китерәбез, – ди төбәк җитәкчесе. – Узган ел проект төзекләндерү объектлары өчен бөтенрусия тавыш бирүендә җиңде – аны уфалыларның күбесе хуплады”.

Быел да мондый тавыш бирү бара. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында үткәрелә. Башкортстанда яшәүчеләргә 241 объект арасыннан 159сын сайларга кирәк. Иң күп тавыш җыйганнарны 2026 елда төзекләндерәчәкләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас