

Уфада “Русия суы” федераль акциясенең чираттагы этабы узачак.
5 июньдә башкаланың Инорс касабасында Җылы күл һәм Караидел елгасы яр буйларында “Русия суы” бөтенрусия акциясенең чираттагы этабы узачак. Бу хакта шәһәр мэриясендәге оператив киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Экологик өмә сулык ярларын чүп-чардан чистартуны максат итеп куя. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан катнашучылар саны буенча илнең беренче өч төбәгенә керде: акциягә 112 мең волонтер катнашты, алар 5 мең чакрымнан артык җирне чистартты.
Әлеген чара – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик иминлек” милли проектының бер өлеше. Акция 11 ел эчендә 89 төбәктән 11 миллионнан артык катнашучыны берләштерде, алар 10,3 мең сулыкны чистартты һәм 11 миллион капчык чүп җыйды.