

Уфада 26 майда эшкуарлык атналыгы башланды. Ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Чаралар башкалада гына түгел, Башкортстан муниципалитетларында да планлаштырылган.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, 27 майда «Киләчәк фабрикасы»нда бизнесның креатив юнәлешләре буенча укулар узачак.
Параллель рәвештә «Мәктәп эскәмиясеннән эшкуарлыкка" проекты җиңүчеләрен бүләкләү үткәреләчәк, ә республиканың хатын-кыз эшкуарлары ассоциациясенең танылган вәкилләре үзләренең уңыш тарихларын сөйләячәк.
Павел Качагин медиакиңлегендә өстенлекле идеяләрне яклау белән кызыксынган әйдәп баручы инвесторлар катнашында чагу, инновацион бизнес-проектларны тәкъдим итү буенча стартап-студия узачак.