Милли проектлар
27 Май 2025, 07:55

Белорет ягына юлны яңарттылар

    Республикада иң популяр булган Уфа – Инҗәр – Белорет туристик юлының бер участогында асфальтны яңарту төгәлләнде, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Белорет ягына юлны яңарттыларБелорет ягына юлны яңарттылар
Белорет ягына юлны яңарттылар

    Эшләр «Тормыш өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барылды.

    Яңа өслекне Кырмыскалы районында Шәйморат һәм Карламан янындагы 2,7 чакрым озынлыктагы участокта салганнар. Якын арада монда юл кырыйларын ныгытачаклар һәм юл билгеләре ясаячаклар.

    Быел Уфа, Кырмыскалы, Архангель һәм Белорет районнарында бу юлның 24 чакрымнан артыгын ремонтлау планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас