Милли проектлар
26 Май 2025, 13:07

Тигез юллар – хәвефсез юллар

   Тәтешле районында Борай — Иске Балтач — Куеда төбәк трассасын ремонтлауга керештеләр.

Тигез юллар – хәвефсез юлларТигез юллар – хәвефсез юллар
Тигез юллар – хәвефсез юллар

Тәтешле районында Борай — Иске Балтач — Куеда төбәк трассасын ремонтлауга керештеләр.

   “Агымдагы төзелеш мизгелендә бу юлның 25 чакрымын яңарту планлаштырылган, шулай ук Борай һәм Балтач районнарындагы участокларда, - дип хәбәр итәләр БР юл хуҗалыгы идарәсендә.

   Тәтешле районында подрядчыларБалтач районы чигеннән алып Асауды авылына табангы борылышка кадәрге участокта искергән өслекнесалдыралар. Аннарымондатигезләүче катлам һәм өске өслек салыначак, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм юл билгеләре ясалачак.

   Дәүләт сатып алуларымәгълүматларынакараганда, бу юлны ремонтлауга «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында тулаем 388 млн. сум бүлеп бирелгән.Шулай ук Яңавыл — Югары Тәтешле юлының гомуми озынлыгы 19 кчакрым булган ике участогында да ремонт ясалачак.

Фото: УДХ БР

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас