Милли проектлар
26 Май 2025, 13:04

Күл буйлары ялт итте

Бер төркем волонтерлар күл ярын чүп-чардан чистартты.

Күл буйлары ялт иттеКүл буйлары ялт итте
Күл буйлары ялт итте

Бер төркем волонтерлар күл ярын чүп-чардан чистартты.

  «Кандра-Күл» Табигать паркында өмә узды.Анда 300дән артык кеше катнашты. Чара Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Экологик иминлек»милли проекты кысаларында уздырылды.

   Берничә сәгать эчендә волонтерлар күленең 2,5 км яр буйларын тулысынча чистарттылар. Алар 120 капчык төрле чүп-чар җыйганнар: пластик шешәләр, төрү материаллары, пыяла калдыклары һ.б. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Инна Антонова сүзләренчә, өмә кызыклы вакыйгага да әверелгән. Җыештырудан тыш, ирекмәннәр экологик викторинада катнаштылар һәм «курай чәчәге»флешмобын уздырдылар. Алар яхшы кәеф белән ял иттеләр.

   Искәртәбез, 2025 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән старт алган «Экологик иминлек» милли проекты әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән.Улчүп-чар эшкәртү предприятиеләре төзүне, рөхсәтсез чүплекләрне бетерүне, елга һәм күлләрне торгызуны, урманнарны саклауны, зарарлы матдәләрне киметүне, экотуризмны үстерүне күздә тота.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас