

Яңавыл районында юлчылар-подрядчылар Энергетик бистәсенә илтүче юлга асфальт түшәүгә керештеләр.
Ремонт эшләре Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында финансланган. Моңа кадәр биредә тигезләү катлавы яңартылды, ә өске катлау салынганнан соң, разметка ясалачак.
Эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Энергетик бистәсе Нефтекамск округына карый, ләкин ул Яңавыл районы территориясендә урнашкан. Посёлок ике шәһәрдән дә тигез ераклыкта диярлек урнашкан. «Энергетикта 4 меңгә якын кеше яши. Ерак түгел Карман сусаклагычы урнашкан, анда бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән ял итәргә һәм балык тотарга яратучылар килә. Шуңа күрә бу юл җирле халык һәм туристлар өчен хәвефсез һәм уңайлы булырга тиеш ", - диде бу уңайдан БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Фото: Минтранс РБ