

Акция "Экологик иминлек" милли проекты максатларын үтәү йөзеннән үткәрелә.
300дән артык волонтер бу мөһим вакыйгада актив катнашты, шул исәптән Туймазы урман хуҗалыгы һәм урманчылык коллективлары җирле мәктәп укучылары белән бу эшкә дәррәү күтәреп алды.
Волонтерлар Кандракүлнең 2,5 чакрым яр буйларын тулысынча чистарттылар, 120 капчык төрле чүп-чар җыйдылар. Шулай ук оештыручылар тарафыннан кызыклы дәресләр дә әзерләнде: экология тематикасына викторина, "Курай чәчәге" оригиналь флешмобы, кайнар чәй һәм яңа пешкән карабодай боткасы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы.