

Аның районның ерак торак пунктларында йөрүе «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шулай итеп, әлеге сәфәрләр кысаларында мобиль ФАП Иске Куян авылында булды, анда 316 кеше яши, шул исәптән 78 бала. Участокның табиб-терапевты Галия Кашапова, шәфкать туташы Наталия Алексеева һәм фельдшер Динара Галиева бергәләп диспансеризация кысаларында пациентларны карадылар. Барлыгы 30дан артык пациентны, 6 аз хәрәкәтләнүче кешенең сәламәтлеген тикшерделәр. Күчмә ФАП базасында кан алынган, ЭКГ, спирометрия, авырлыкны, буй һәм кан басымын үлчәүләр дә башкарылган. Бакалы район хастаханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин авыл халкы белән очрашты, районның сәламәтлек саклау торышы, медицина ярдәмен оештыруны яхшырту планнары турында сөйләде һәм халыкның сорауларына җавап бирде.
- Күчмә фельдшер-акушерлык пунктының эше бик мөһим, чөнки ул ерак һәм аз халыклы авыллардагы кешеләргә медицина ярдәме алырга ярдәм итә. Ярдәм һәркемгә мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлырак булсын өчен, без мобиль хезмәтләрне үстерүне дәвам итәчәкбез, — дип билгеләп үтте Бакалы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.