Милли проектлар
23 Май 2025, 10:34

«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты

«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәренең үзәк район хастаханәсенә кайткан. Бу «Озак һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр иттеләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.

«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты
«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты

«РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәренең үзәк район хастаханәсенә кайткан. Бу «Озак һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр иттеләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.

Прибор пациентларны рентген кабинетыннан тыш уңайлы диагностикалауны тәэмин итәчәк. Аппаратның конструкциясе аңа шасси ярдәмендә хәрәкәт итәргә һәм маневрлар ясарга мөмкинлек бирә, бер үк вакытта яхшы тотрыклылык тәэмин итә. Аның ярдәмендә табиблар палаталарда экспресс-диагностика үткәрә алачак. Мондый аппаратта тикшерү белгечләргә авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

«Озак һәм актив тормыш» милли проектының төп максаты — гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Милли проект ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас