

Башкортстан парламенты республикада милли проектларны тормышка ашыру барышын контрольдә тотачак. Тиешле боерыкка Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев кул куйды.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин милли проектларны гамәлгә ашыру барышын парламент контроленә алырга кушкан иде. Моны ул 2025 елның апрелендә Закон чыгаручылар советында чыгыш ясаганда әйткән иде.
Константин Толкачев сүзләренчә, Башкортстанда милли проектлар кысаларында 2030 елга кадәр планлаштыру горизонты булган дистәләгән төбәк проектлары гамәлгә ашырыла. Аларны үтәү нәтиҗәсе саннар белән түгел, ә эшләр (ремонтланган юллар, подъездлар, сыйфатлы медицина һ.б.) булырга тиеш. Милли проектларны гамәлгә ашыруга бюджет акчалары бүлеп бирелә. Депутатлар проектларны гамәлгә ашыруның сыйфатын, чыгымнарның нәтиҗәлелеген күзәтергә планлаштыралар. Юнәлешләр буенча контрольне профильле парламент комитетлары үз өстенә алыр дип көтелә.
Чыганак: Башинформ.