Милли проектлар
20 Май 2025, 13:06

Йомшак сырлар җитештерү өчен яхшы сөт кирәк!

Башкортстанда аның өчен яңа сөт фермалары оештырылачак.

Йомшак сырлар җитештерү өчен яхшы сөт кирәк!Йомшак сырлар җитештерү өчен яхшы сөт кирәк!
Йомшак сырлар җитештерү өчен яхшы сөт кирәк!

Башкортстанда аның өчен яңа сөт фермалары оештырылачак.

 

Бәләбәй сөт комбинатында ачылган йомшак сырлар җитештерү цехы тәүлеккә 500-550 тоннадан артык сөт эшкәртә алачак. Сөт югары сыйфатлы булырга, евростандартларга туры килергә тиеш, шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре цехны чимал белән тәэмин итү өчен индустриаль фермалар булдыралар.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Ул шулай ук хәзер завод үсешенең яңа этабы турында сөйләшүләр алып барылуын искәртте. Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа җитештерүне һәм продукциянең сыйфатын югары бәяләгән иде.

Фото: apkrb.info

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас