Милли проектлар
20 Май 2025, 12:08

Ясалма интеллект ярдәмгә килде

Урау булса да юл яхшы.

Ясалма интеллект ярдәмгә килдеЯсалма интеллект ярдәмгә килде
Ясалма интеллект ярдәмгә килде

Урау булса да юл яхшы.

 

Уфа янында Өршәк елгасы аша күперне ремонтлый башлагач, ясалма интеллект хәрәкәтнең интенсивлыгын өйрәнгән һәм нинди чорда хәрәкәтнең кыенлашуын исәпләп чыгарган.

Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә «Урал буе» автомобиль юллары идарәсе башлыгы Денис Абрамов хәбәр иткәнчә, аварияләр булмаса, шәһәргә бару 8.30 дан 10.30 га кадәр, ә шәһәрдән 16.30 дан 19 сәгатькә кадәр кыенлашачак. Калган вакытта юл буш булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, авария хәлендә дип танылган күперне ремонтлау 2025 елның 3 июненнән башлап, август уртасына тәмамлау планлаштырыла. Күпердә төп эшләр иң аз трафик чорында-июнь һәм июль айларында башкарылачак. Подряд оешмасы тәүлек буе, ял һәм бәйрәм көннәреннән башка, ике сменада эшләячәк. Күперне өлешчә ябачаклар. Машина йөртүчеләр өчен өч хәрәкәт полосасы булачак, анда транспорт агымнарын светофорлы көйләү оештырылачак. Шул ук вакытта урта полоса буенча хәрәкәт реверсив булачак. Шулай итеп, иртән — Уфага таба баручылар өчен, ә кичен шәһәрдән чыгучылар өчен ике эз ачык булачак. Башкортстанның транспорт Министрлыгында урау юллар: Дубки — Сихонкино — Оховое — Мокроусово яки Зубово — Нижегородка — Осоргино — Янгалыш маршруты буенча узу мөмкинлеге турында да сөйләделәр

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас