Милли проектлар
20 Май 2025, 09:59

Уфада онкологлар съезды эшли

Анда 4000 меңнән артык әйдәп баручы белгеч катнаша.

Уфада онкологлар съезды эшлиУфада онкологлар съезды эшли
Уфада онкологлар съезды эшли

Анда 4000 меңнән артык әйдәп баручы белгеч катнаша.

 

Масштаблы форумда өч көн дәвамында 4000 меңнән артык әйдәп баручы белгеч катнаша.

 

Катнашучылар өчен 30дан артык секция эше оештырылган. Анда белгечләр яңа методикалар белән таныша, тәҗрибә уртаклаша, онкологик ярдәмнең барлык өлкәләре буенча эксперт фикере ала алачак.

Республика онкология диспансерында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, радиология фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры, РФА академигы, профессор Андрей Каприн сидек куыгы рагына дучар ителгән 51 яшьлек иргә операция ясый.

Монда торакаль хирургия буенча операция дә уза. Аны РФ Хезмәт Герое, С.В. Очаповский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының баш табибы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Порханов. үткәрә.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас