Милли проектлар
19 Май 2025, 04:03

Яңа бизнес-проектлар карадылар

Нуриман районында эшкуарлар сәгате үтте.

Яңа бизнес-проектлар карадыларЯңа бизнес-проектлар карадылар
Яңа бизнес-проектлар карадылар

 

Нуриман районында РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында эшкуарлар сәгате үтте. Анда кызыклы өч яңа бизнес-проект карадылар.

Беренче проект авторы кунак йортлары төзергә һәм гаилә ялы өчен булган зонаны төзекләндерергә хыяллануы турында сөйләде. Бу проект районга туристлар җәлеп итүне активлаштырачак һәм яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.

Икенче проект Павловка авылында ял базасы төзүне күз уңында тота. Инвестор район хакимиятеннән моның өчен мәйдан сорап мөрәҗәгать итте.

Өченче проект агротуризмны үстерүгә юнәлтелгән иде. Проект авторы ферма буйлап экскурсияләр оештырырга тели. Ул экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән таныштырачак.

Чыганак: Администрация муниципального района Нуримановский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас