Милли проектлар
19 Май 2025, 11:49

Нефтекама - яң яхшысы

Уфа шәһәрендә “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025” бөтенрусия конкурсының республика этабы үтте.

Нефтекама - яң яхшысыНефтекама - яң яхшысы
Нефтекама - яң яхшысы

Нефтекама – мәктәпләр арасында туклану буенча иң яхшысы

Уфа шәһәренең 2 нче санлы республика полилингваль күп фнукцияле гимназиясендә “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025” бөтенрусия конкурсының республика этабы үтте. Бу проект РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

“Иң яхшы шәһәр мәктәп ашханәсе” номинациясендә Нефтекама шәһәренең 2 нче санлы мәктәбе җиңү яулады. Алар Башкортстанны федераль этапта тәкъдим итәчәк. Нефтекама – мәктәптә балаларны ашатуны оештыру буенча лидер булып тора. Алар өченче тапкыр республика этабында беренче урынны яулыйлар.

Мәктәп туклануын оештыруда иң мөһиме – хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту, ризык әзерләгәндә прогрессив чаралар куллану һәм иң мөһиме – әзерләнүче азык-төлекнең сыйфаты яхшы булу. Бу балаларның чирләмәвенә профилактика булып тора, аларның арымавын, азманча тормышка яраклашуын тәэмин итә.
Чыганак: Администрация городского округа город Нефтекамск Республики Башкортостан

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас