Милли проектлар
19 Май 2025, 04:05

Һөнәреңне алмаштыра аласың

Башкортстанда яшәүчеләр хезмәт базарында кирәкле булган һөнәрләргә федераль казна исәбеннән укый алачак.

Һөнәреңне алмаштыра аласыңҺөнәреңне алмаштыра аласың
Һөнәреңне алмаштыра аласың

 

Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кадрлар” милли проекты кысаларында мөмкин булачак. Проект кешеләргә яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Укудан соң аларга дәүләт үрнәгендәге документ тапшырыла.

Проектта бөтен кеше дә катнаша ала. Бәби ялында утырган әниләрдән алып квалификациясен үзгәртергә теләүчеләргә кадәр. Моның өчен “Работа в России” порталында гариза бирергә генә кирәк.

Белем бирү программалары хезмәт базарының ихтыяҗларына карап төзелгән. Эретеп ябыштыручы, столяр, няня, тегүче, җир өстендә пилотсыз очучы аппарат белән идарә итүче, экскурсовод, слесарь-электрикка укырга була. Программа киләчәктә киңәячәк.

Чыганак: Центр опережающей профессиональной подготовки Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас