

Яңа ФАП заманча таләпләр һәм стандартлар нигезендә эшли. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. ФАПта фельдшер кабинеты, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм инвентарьләр саклау өчен махсус урыннар бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү юлында пандус куелган. Бу ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне Янгантау авылы халкы ала, гомуми халык саны — 835 кеше, шуларның 243 — балалар.
— Яңа ФАПта эшләү — олы җаваплылык ул. Максималь игътибарлы булырга, тиз арада җавап бирергә һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтергә кирәк. Шуның аркасында без үлем дәрәҗәсен киметә һәм күбрәк гомерләрне саклап кала алдык. Профессиональлекне саклап калу һәм халкыбызның сәламәтлеге турында кайгырту мөһим, — дип билгеләп үтте медицинага 50 елдан артык гомерен багышлаган фельдшер Светлана Афанасьева.
Искәртеп узабыз, яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге ФАПны булдырырга ярдәм иткән «Озын һәм актив тормыш» милли проектының төп максаты — гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә тиклем арттыру планлаштырыла.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.