Милли проектлар
17 Май 2025, 04:02

Туймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яулады

Октябрьск шәһәрендә Туймазы һәм Октябрьск балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында традицион шашка турниры узды.

Туймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яуладыТуймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яулады
Туймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яулады

Бала-чаганы спорт белән кызыктыру һәм ярышлар үткәрү «Физик культура һәм спортны үстерү» милли проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Туймазы данын шәһәрнең 26нчы балалар бакчасыннан Әмир Галиуллин, Макар Новиков, Ралина Зәйнуллина һәм Арина Хисаева яклады. Алар моңа кадәр дә балалар район турнирында җиңгәннәр иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уку елы дәвамында әлеге ярышларга әзерләнделәр һәм ярышларда катнашуга зур җаваплылык белән карадылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча Туймазының 26нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командасы абсолют җиңүче булды. Ә шәхси зачетта Әмир Галиуллин I, Макар Новиков-III урын. Яшь шашкачылар кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

— Туймазы шәһәрендәге «Кояш» студиясе җитәкчесе Әнур Мөхәммәдиев район мәгариф идарәсе, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре белән берлектә шашканы безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында популярлаштыру буенча эш алып баралар, шашка уйнап, балаларның аналитик һәм акыл сәләтен үстерәләр, — дип билгеләп үтте Туймазы районы баш инспекторы Гөлнара Баһманова.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Туймазы районы хакимияте.

Туймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яулады
Туймазының мәктәпкәчә яшьтәге балалары шашка турнирында җиңү яулады
Автор:
Читайте нас