+21 °С
Болытлы


Хәйбулла районының Таналык елгасы аша күпер төзелеше бара. 131 метр озынлыгындагы күпердә капиталь ремонт эшләре быел тәмамланырга тиеш. Капиталь ремонт эшләре "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты булышлыгында башкарыла.
Таналык елгасы аша салынучы күпер Ырынбур өлкәсе белән чиктәш булган Акъяр-Новочеркасск юлында урнашкан. Бу юл зур булмаса да, зур әһәмитякә ия - ул ике өлкәне тоташтырып тора. Шулай ук күпер аша үтүче юл да ремонтлана.
"Башинформ" буенча.