Милли проектлар
16 Май 2025, 07:16

Ленин паркы реконструкциягә ябылды

Яңарту эшләренең 2026 елның октябрендә тәмамлануы көтелә.

Ленин паркы реконструкциягә ябылдыЛенин паркы реконструкциягә ябылды
Ленин паркы реконструкциягә ябылды

Бу атнада Уфаның тарихи үзәгендә урнашкан В. И. Ленин исемендәге паркта реконструкция эшләре башланды. Яңарту эшләренә тотынган оешма быелгы сезонда коммуникацияләрне алыштыру, агачларны тәртипкә китерү, күпъеллык куаклар утырту, сукмакларны төзекләндерү белән мәшгуль булачак. Яңарту эшләренең 2026 елның октябрендә тәмамлануы көтелә.
Уфада беренчеләрдән булып барлыкка килгән әлеге тарихи парк 1980 елдан алып яңарыш кичермәгән. Биредә мәдәни мирас объектлары байтак булганлыктан, реконструкция үтә сакчыл рәвештә барачак. Паркның "йөзе" яңа сыйфатлы дәрәҗәдә тулысынча сакланып калачак. Аның яңа проекты уфалылар, тарихчылар, крайны өйрәнүчеләр, мәдәният эшлекләре фикерләрен искә алып әзерләнгән. Төзүчеләр каршында катлаулы, әмма кызыклы эш тора - ул тарихи һәйкәлләрне һәм паркның "йөзен" саклап, заман таләпләренә яраклы итеп төзекләндерү бурычы.
Коммуникацияләр, фонтаннарны яңарту белән беррәттән,парк территориясендә Башкортстанның истәлекле урыннарын яктыртучы турист-мәгълүмат үзәге пәйда булачак. Яшеллек тагын да артачак, заманында билгеле кешеләр: язучылар, космонавтлар утырткан агачлар сакланачак.
Паркның сыйфатлы төзелешен җәмәгать активистлары күзәтәчәк. БР Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча оештырылган эш төркеме үз бурычына тотынган да инде. Шунысы да мәгълүм булсын: В. И. Ленин исемендәге паркны яңарту эшләре "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты һәм "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты булышлыгында алып барылачак. Яңарту эшләре 111 млн. сумга төшәчәк.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас