Милли проектлар
16 Май 2025, 07:41

Быел бәбкәләрне күбрәк озатканбыз

Быел кышның җылы һәм язның иртә килүе бәбкәләрне иртәрәк сата башлау мөмкинлеген биргән.

Быел бәбкәләрне күбрәк озатканбызБыел бәбкәләрне күбрәк озатканбыз
Быел бәбкәләрне күбрәк озатканбыз

Быел март-апрель айларында Башкортстан токым кошчылыгы фабрикалары чит илләргә 85 мең баш бәбкә озаткан. Бәбкәләрнең 62 партиясе Казахстанга һәм Таможня союзының башка илләренә озатылган.
Былтыр март-апрельдә исә 29 мең баш кошчык озатылган. Быел исә кышның җылы һәм язның иртә килүе бәбкәләрне иртәрәк сата башлау мөмкинлеген биргән.
Билгеле булуынча, чит илләргә товар озату эшләре "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт" федераль программасы булышлыгында тормышка ашырыла. Аның максаты - 2030 елга кадәр чимал һәм энергетик булмаган товарларның реаль үсешен, 2020 елга караганда, 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас