Милли проектлар
15 Май 2025, 06:00

Урман кишәрлеген ничек гади генә рәсмиләштерергә?

Моны хәзер “Госуслуги” порталы аша да эшләп була. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Башкортстанда урман кишәрлеген “Госуслуги” төбәк порталы аша алырга мөмкин.

Атап әйткәндә, “Дәүләт хезмәтләре” төбәк порталында гражданнар һәм эшкуарлар өчен урман кишәрлекләре алу хезмәтен рәсмиләштерергә мөмкин. Дәүләт хезмәтен электрон форматта эшләү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгълүмат икътисады” милли проекты кысаларында башкарылды, диләр Башкортстан Хөкүмәтендә.

Хәзер физик һәм юридик затлар дәүләт милкендәге урман кишәрлекләреннән чикләнгән файдалану хокукын рәсмиләштерә алачак. Бу коммуникацияләр салу, юллар, электр линияләре төзү таләп ителгән очракларда, шулай ук массакүләм чаралар үткәрү, эзләнү яки тикшеренү эшләре башкару өчен җирне файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

– Төбәк порталында барлыгы 10 урман хезмәте бар, – дип республиканың Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Хезмәтләр җир кишәрлекләрен озайлы сроклы инфраструктура проектлары өчен дә, кыска сроклы чаралар өчен дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Хезмәт күрсәтү вакыты – 25-30 календарь көн.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас