

Шушы көннәрдә Бишбүләк предприятиесе Грузиягә 400 тоннадан артык бодай җибәргән. Гомумән, агымдагы елның 9 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр Башкортстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре 90 мең тоннага якын ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары экспортлаган.
Россельхознадзорның республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Башкортстан аграрийларының ашлык продукциясен Евразия икътисадый берлеге, БДБ, элекке Советлар Союзына кергән дәүләтләр, Евросоюз, якын һәм ерак чит илләр сатып ала. Әзәрбайҗан, Беларусь, Бельгия, Германия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Латвия, Монголия, Польша, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Швейцария һәм башка илләргә 17 мең тоннадан артык җитен, 4,7 мең тонна бодай, 3 мең тонна арпа, 3 мең тоннага якын рапс, шулай ук 1,12 мең тонна горчица, 0,64 мең тонна сафлор, 0,57 мең тонна вика һәм башка бөртекле-кузаклы культуралар җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының максаты – 2030 елга чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.