

Зур Устикин үзәк хастаханәсендә эшләүче күчмә ФАП 4 ай эчендә Мәчетле районы торак пунктларына 38 тапкыр барып кайткан инде. Кабул ителгән 1230 кеше арасында беренче мәртәбә шикәр чире, төрле шешләр һәм йөрәк гипертониясе кебек авырулар ачыкланган.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мәчетле районының ерак торак пунктларында күчмә фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килү “Озайлы актив тормыш” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Мобиль ФАП – күчмә фельдшер-акушерлык пункты авыл җирендә яшәүче кешеләргә башлангыч медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.