Милли проектлар
12 Май 2025, 12:03

Эшләр күп һәм алар тормышка ашырыла

    Башкортстан милли проектларны гамәлгә ашыру максатына РФ бюджетыннан 34,7 млрд сум акча җәлеп итте.

Эшләр күп һәм алар тормышка ашырылаЭшләр күп һәм алар тормышка ашырыла
Эшләр күп һәм алар тормышка ашырыла

Башкортстан милли проектларны гамәлгә ашыру максатына РФ бюджетыннан 34,7 млрд сум акча җәлеп итте.

   Башкортстанга милли проектларны гамәлгә ашыруга быелның гыйнвар – март айларында 34,7 млрд сум федераль акча кергән. Аларның күп өлеше өч магистраль милли проектка туры килә-«Яшәү өчен инфраструктура», «Яшьләр һәм балалар», «Озайлы һәм актив тормыш», - дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

   Ел башыннан бирле төбәктә 35 ФАП урнаштырылган, хастаханәләр һәм поликлиникалар өчен 1,5 мең берәмлектән артык заманча медицина җиһазы алынган. Шул ук вакытта мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре яңа түләүләр ала башлады — аларның гомуми күләме инде 1 млрд. сумнан артып китте.

Фото

: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас